название:
автор:
Ышанам (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 670 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ышанам (Ләбиб Айтуганов сүзләре) Ерак хәзер арабыз — Урман, таулар аера. Тик күңелгә якын син, Якын, янымда гына. Очрашырбыз, ышанам, Ләкин кайчан — билгесез. Нигә моңсу күңелгә — Яшәгәнгәме синсез? Кем уйлаган, аерылгач, Ялкын кабыныр, диеп. Ямансулар бу күңел, Өзелеп сагыныр, диеп. Очрашырбыз, ышанам, Ул көн бик якын кебек. Аңла, туган ягыңда Сине көтә бер егет.
А как ты думаешь, о чем песня "Ышанам (Ләбиб Айтуганов сүзләре)" ?