название:
автор:
Кичер мине, энкэй...
автор:
Ирек Ногманов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 739 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кушылып җырлагыз! Кичер мине, әнкәй, гафү ит… Рим Хәсәнов көеГыйльман Идрисов сүзләре Кайтырмын дип, хатлар язуыма Көннәр түгел, айлар үттеләр; Әмма юлларым, сиңа илтмичә, Еракларга алып киттеләр. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, Утыңны сүндермичә, мине көт; Сине көттереп тә кайталмасам, Кичер мине, әнкәй, гафү ит. Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип, Тезелешеп кошлар кайтканда; Улым дип, син ишек ачасыңдыр, Көзге җилләр тәрәз какканда. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, Утыңны сүндермичә, мине көт; Сине көттереп тә кайталмасам, Кичер мине, әнкәй, гафү ит. Көтәсеңдер хат ташучы килсә, Кош теледәй сәлам бардыр дип; Хат булмаса, өмет итәсеңдер: Иртәгә, бәлки, булыр дип. Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга, Утыңны сүндермичә, мине көт; Шушы юлда тагы озакласам, Кичер мине, әнкәй, гафү ит.
А как ты думаешь, о чем песня "Кичер мине, энкэй..." ?