ГлавнаяИсполнителиГабдельфат СафинСаубуллашу вальсы...Хуш сау бул!
TOP песен исполнителя
"Габдельфат Сафин"
    название:

    Саубуллашу вальсы...Хуш сау бул!


    автор:

    Габдельфат Сафин


    жанры: tatar, folk, pop
    рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1247 просмотров
    Саубуллашу вальсы 
    Зиннур Гыйбадуллин көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре
    
    Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
    Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
    Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
    Ашкынам мәхәббәт каршына!
    
    Хуш, дускай, таң ата,
    Офыклар алсу.
    Бу — саубуллашу вальсы!
    Бу — саубуллашу…
    
    Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
    Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
    Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
    Вакыттыр керергә өйләргә.
    
    Хуш, дускай, таң ата,
    Офыклар алсу.
    Бу — саубуллашу вальсы!
    Бу — саубуллашу…
    
    Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
    Озаттык еракка, еракка!..
    Озаттык аларны без еллар түренә,
    Истәлек — җыр гына йөрәктә…
    
    Хуш, дускай, таң ата,
    Офыклар алсу.
    Бу — саубуллашу вальсы!
    Бу — саубуллашу…

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Сафин Габдельфат Габдурахманович родился 11 октября 1962 года в селе Симетбаш Арского р-на Республики Татарстан. Деревня находится всего лишь в пяти километрах от Тукай-Кырлая, где жил и творил великий поэт.После окончания Кырлайской средней школы Габдельфат Сафин поступает в Казанский инженерно-строительный институт. Получив специальность инженера-строителя, он решает... подробнее
    А как ты думаешь, о чем песня "Саубуллашу вальсы...Хуш сау бул!" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен