название:
автор:
Кул буена килсан иде
автор:
Авзалова Альфия
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 953 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Күл буена килсәң иде Зиннур Гыйбадуллин көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда. Төнбоек та сине сагына, Сине юксына. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Ялгыз төнбоек шикелле Юксынам сине. Бөдрә таллар яшел ефәк Күлмәген көйгән. Таллар да, никтер моңаеп, Башларын игән. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Башын игән тал шикелле Юксынам сине. Кыр үрдәкләре кычкыра Куе камышта. Зифа буйлы камышлар да Төшкән сагышка. Күл буена килсәң иде, Уйларымны белсәң иде; Зифа камышларга карап, Юксынам сине.
А как ты думаешь, о чем песня "Кул буена килсан иде" ?