название:
автор:
Син минеке,мин синеке
автор:
Динар и Гульнара Хайбулловы
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 944 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Син минеке,мин синеке Жаудат Гильманов көе Вазих Фатихов сүзләре Язмыш безгә сөю бүләк итте. Пар аккошлар кебек табыштык. Бер берләрен таба яратканнар, Без бит менә шулай кавыштык. Син минеке, мин синеке, Сөю күген иңлик бергәләп. Уртак теләкләрдә гомер итик, Тормышыбыз булсын түгәрәк. Мин бәхетле булыр идем, әгәр Сине бәхетләрдә яшәтсәм. Буләк итсәм сиңа назлар гына, Сөюемдә сине яшәртсәм. Син минеке, мин синеке, Сөю күген иңлик бергәләп. Уртак теләкләрдә гомер итик, Тормышыбыз булсын түгәрәк. Ихлас яратуның барлыгына, Инде бүген йөрәк ышанган. Мин бит сине шундый яратамын, Без икебез шундый охшаган. Син минеке, мин синеке, Сөю күген иңлик бергәләп. Уртак теләкләрдә гомер итик, Тормышыбыз булсын түгәрәк.
А как ты думаешь, о чем песня "Син минеке,мин синеке" ?