ГлавнаяИсполнителиЗухра ШарифуллинаМин бэхэтсез тугел
название:

Мин бэхэтсез тугел


автор:

Зухра Шарифуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1581 просмотр
Әйтеп куя миңа кайчак дуслар:
Бәхетләрең,диеп, булмады.
Зур бәхетләр өмет итмим лә мин,
Җитә миңа шулай булганы.

Үпкәләмим һич тә язмышыма,
Аерса да парлы канаттан.
Чиксез рәхмәт укыйм Ходаема,
Сау-сәламәт итеп яраткан.

Үз аягым басып иртән
Күрә алгач якты дөньяны.
Ике кулым белән амин тотам,
Бәхетсезлек шушы буламы?!

Тигез гомер насыйп булмаса да,
Никах насыйп иткән бер Аллам.
Шул никахтан сау-саләмәт булып
Үсеп җитте инде өч балам.

Эштән кайтсам, җылы өем көтә,
Өстәлемдә тулы нигъмәтем.
Тормыш биргән Раббым, ризык биргән,
Мин бәхетсез, диеп ник әйтим?..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин бэхэтсез тугел" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен