ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯнып көеп йөргән көннәрем бар
название:

Янып көеп йөргән көннәрем бар


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1237 просмотров
Янып көеп йөргән көннәрем бар
Йокламыйча чыккан төннәрем бар
Кешеләргә әйтер сүзләрем бар
Үземнән соң калыр эзләрем бар

КУШЫМТА:
Җырладым мин сезгә җырларымны
Сезгә генә дигән моңнарымны
Чиртә-чиртә күңел кылларымны
Дәвам итәм мин юлларымны

Татар дигән асыл телебез бар
Тотыйм дисәң изге динебез бар
Яшим дисәң газиз илебез бар
Кайтыйм дисәң туган җиребез бар
КУШЫМТА

Бу дөньяда бик күп дусларым бар
Дусларыма әйтер тостларым бар
Сезнең өчен типкән йөрәгем бар
Минем әле сезгә кирәгем бар

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Янып көеп йөргән көннәрем бар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен