название:
автор:
Энкей голе З Аюпова муз. Р. Гиззатуллин суз.
автор:
Аюпова Зарема
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1201 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Иркәләп һәм сөеп кенә Үстерә әнкәй гөлләр Әнкәй догасыннан тора Алдагы безнең көннәр. Туган йорттан киткәч ерак Булсын дип истәлеге Бер сабагын алдым өзеп Әнкәй синең гөлеңнең. Якынайтып араларның Гөлең гел чәчәк ата Күзләремә килә яшьләр Уйласам синең хакта Туган йорттан киткәч ерак Булсын дип истәлеге Бер сабагын алдым өзеп Әнкәй синең гөлеңнең. Әнкәй синең гөлләреңдә Баладай саф киң күңелең Беләсең син балакаем Бик якын да түгелем. Әнкәемнең үсә гөле Ямь биреп ерак җирдә Сагынганда көч аламын Карыйм да синең гөлгә. Иркәләп һәм сөеп кенә Үстерә әнкәй гөлләр
А как ты думаешь, о чем песня "Энкей голе З Аюпова муз. Р. Гиззатуллин суз." ?