ГлавнаяИсполнителиРинат НуруллинӘни куллары(Алсинэ Сэлахова суз.Ильдар Ногманов кое,аранжировка И. Ногм
название:

Әни куллары(Алсинэ Сэлахова суз.Ильдар Ногманов кое,аранжировка И. Ногм


автор:

Ринат Нуруллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 849 просмотров
Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сузләре

Синең куллар – минем учларымда,
Сыйпыймын да, үзем уйлыйм һаман:
Менә шушы куллар минем өчен,
Камыр басып, тәмле ипи салган.

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.

Ул ипинең исе – борынымда
Хәзергәчә, шундый хуш исле...
Син пешергән ризыктан да тәмле
Җир йөзендә азык юк төсле!

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.

Бу куллар бит күпме токмач җәйгән, 
Ни булса да, бер дә армаган!
Шушы куллар гына бала чакка
Алып кайтыр иде яңадан...

Шушы куллар мине биләүләгән,
Авыр чакта назлап юаткан.
Иртәләрен , битләремнән сөеп, 
Чәчәләремнән сыйпап уяткан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әни куллары(Алсинэ Сэлахова суз.Ильдар Ногманов кое,аранжировка И. Ногм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен