название:
автор:
Энҗе бөртек.
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1352 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Энҗе бөртек. Ильдар Ногманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре Энҗе бөртек, энҗе бөртек, Битләремнән үпмә син. Бәхетем көнләшеп синнән Мине ялгыз итмәсен. Карлар ява, карлар ява, Юлларымны күммәсен. Бу дөньяда яратканнар Берсен-берсе эзләсен. Салкыны да, бураны да, Булыр да үтәр әле. Яратканнар ни булса да Бәхетен көтәр әле. Карлар ява, карлар ява, Юлларымны күммәсен. Бу дөньяда яратканнар Берсен-берсе эзләсен. Энҗе бөртек битләремә Кунасың да эрисең. Кем өчен өзелгәнемне Әле син дә белмисең. Карлар ява, карлар ява, Юлларымны күммәсен. Бу дөньяда яратканнар Берсен-берсе эзләсен.
А как ты думаешь, о чем песня "Энҗе бөртек." ?