название:
автор:
Чистай вальсы
автор:
Габдулла Рахимкулов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1360 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Чистай вальсы Фәтхерахман Әхмәдиев көе һәм сүзләре Гүзәл Кама буйларында Урман, күлләр, болыннар. Кичке нурлар яктысында Уйный серле дулкыннар. Чистай вальсына Ашкына хисләр. Җыр белән уза Чистайда кичләр. Гөрли Кама, җырлый Кама, — Ярда Чистай каласы. Чистай үсә, җырга күчә Шат, бәхетле авазы. Яшәү шатлыгы Чистай җырында, Чистай сәгате Дуслар кулында. Агыйделнең суын алып, Кама коя Иделгә; Шат күңелле халкы белән Чистай яши күңелдә. Омтыла хисләр Чистай ягына — Якын дусларны Күңел сагына.
А как ты думаешь, о чем песня "Чистай вальсы" ?