название:
автор:
Соң тугел ( О. Усманов муз)
автор:
Сагит Гыйбашев Алсиня Салахова сүзләре
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 800 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Соң түгел Оскар Усманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре Утка яна миләш мәхәббәттән, Көзге сагышларга бирешми. Соңга калдык диеп кавышырга, Мәхәббәттән качу килешми. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Миләш тәлгәшенең ялкыннары, Булса әгәр йөрәк түрендә. Көзге ачы җилләр өшетмиләр, Салкын кышта назлы күренә. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Миләшләрнең кызыл җимешләре Сибелгәннәр синең юлларга. Яшь чакларым узды инде диеп, Иртәрәктер әле җырларга. Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел! Соң түгелдер әле, соң түгел, Яп-яшь әле безнең дә күңел!
А как ты думаешь, о чем песня "Соң тугел ( О. Усманов муз)" ?