ГлавнаяИсполнителиАлсинә Салахова сүз., Айнур Айданов көе"Яратып кара әле"
название:

"Яратып кара әле"


автор:

Алсинә Салахова сүз., Айнур Айданов көе


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1529 просмотров
Бер кереп кара утларның
Ялкынлап янганына.
Ышанырсың шикләнмичә,
Сүзләрнең калганына.

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.

Ниләр генә әйтсәләр дә,
Ярату җиңел түгел.
Тик шулай да изгерәк шул
Ярата белгән күңел.

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.

Яратмыйча яшәүчеләр
Бәхетсез җаннар икән.
Яратып- көеп яшә син,
Сөюең булсын җилкән!

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Яратып кара әле"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен