ГлавнаяИсполнителиДиляра Илалтдинова и Асаф Валиев"Биик эйдэ"
название:

"Биик эйдэ"


автор:

Диляра Илалтдинова и Асаф Валиев


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1004 просмотра
Кыз:
Карама син миңа моңланып,
Тыңлама син мине тын калып.
Бу музыка безгә уйнамый,
Мин бит әле сине уйламыйм.

Уйламыйм мин, уйнамыйм мин,
Тик шулай да, тик шулай да
Син кайгырма, син моңайма —
Чакыр мине, биик әйдә!

Егет:
Күпме эзләп йөргән төсләрне
Таптым синдә, тыймыйм хисләрне.
Ала алмыйм синнән күзләрем,
Күңелем каршыңда тезләнде.

Сүзләр белән хисләремне
Әйтә алмам, тик шулай да
Чыгыйк әле без уртага —
Бир кулыңны, биик әйдә!

Бергә:
Күңелемне биеп уяттың,
Бар дөньяма шатлык тараттың.
Бер карадың, — мең син караттың,
Яраттым мин сине, яраттым.

Табышмаска, кавышмаска,
Син бит җирдә — түгел айда.
Күңелләрне ялгыйк бергә —
Бир кулыңны, биик әйдә!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Биик эйдэ"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен