название:
автор:
Анкей безне соннен алып кайткан
автор:
Рафик
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 639 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек. Бишек җырын җырлап төннәр буе, Без үскәнне көткән тилмереп. Без биш бала үстек — бер йодырык — Тик үсмәдек иркә кочакта. Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, Биш кайгысы булдык кайчакта. Без үскәндә күпме борчылулар Күргән әнкәй гомер эчендә. Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине, Рәхмәт яусын барысы өчен дә. Хәзер инде җиткән балалар без, Кунак кына әнкәй янында. Әниләрнең олы йөрәгенә Изгелекнең сыйган барсы да. Санап кына бетерерлек түгел Әнкәйләрдән күргән игелек. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек.
А как ты думаешь, о чем песня "Анкей безне соннен алып кайткан" ?