название:
автор:
Шулай шул
автор:
Рәсим Низамов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1399 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Икәү эчкән чишмә шул ук, Икәү тапкан тугай шул. Тик үзебез генә менә. Үзгәргәнбез бугай шул?.. Шулай шул… Шулай шул… Үзгәргәнбез бугай шул… Без үзебез үзгәрсәк тә, Кырда шул ук тургай шул. Әле дә бер-беребезне Яратабыз бугай шул. Шулай шул,.. Шулай шул… Яратабыз бугай шул… Һавада-икәү сокланган Шул йолдызлар, шул ай шул. Андый кичләр, андый хисләр Онытылмый бугай шул. Шулай шул,.. Шулай шул… Онытылмый бугай шул.
А как ты думаешь, о чем песня "Шулай шул" ?