название:
автор:
Исеменне язган идем
автор:
Усманов Вил
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1566 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Исемеңне язган идем Вил Усманов көе Харрас Әюп сүзләре Исемеңне язган идем Кышын яуган карларга, Алар түзми эреп акты Инде әллә кайларга. Калса калыр миннән бары Күмер генә, көл генә — Исемеңне язып куйдым Йөрәгемнең түренә… Исемеңне нурлар белән Күлләргә язган идем, Күлләр кибеп камышларны Кайгыга салган инде. Калса калыр миннән бары Күмер генә, көл генә — Исемеңне язып куйдым Йөрәгемнең түренә… Исемеңне үргән идем Кырда үскән гөлләрдән — Гөлләр кибеп коелдылар, Таралдылар җилләргә. Калса калыр миннән бары Күмер генә, көл генә — Исемеңне язып куйдым Йөрәгемнең түренә…
А как ты думаешь, о чем песня "Исеменне язган идем" ?