ГлавнаяИсполнителиАлия ИсрафиловаКарлы бозлы янгыр(Элмира Жәлилова суз.,Виль Усманов көе )
название:

Карлы бозлы янгыр(Элмира Жәлилова суз.,Виль Усманов көе )


автор:

Алия Исрафилова


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1584 просмотра
Карлы-бозлы яңгыр,
Тәрәзәмә кагыл,
Синең тавыш басар сагышны.
Икәү бергә көткән
Ләйсән яңгыр явып үткән,
Яңгыр ява - көзнең сагышы.

Карлы- бозлы яңгыр,
Битләремә кагыл,
Керфек-кашларымны бизә син!
Сизгән идем алдан,
Йөреп озын-озак юлдан,
Яңгырлардан синең бизәсең.

Карлы-бозлы яңгыр,
Кулларыма кагыл,
Туңса - туңсын, әйдә, өшесен.
Күңелем җылыткан,
Сөюдән шашып елаткан,
Иң кадерле, изге кешем син!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Карлы бозлы янгыр(Элмира Жәлилова суз.,Виль Усманов көе )" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен