название:
автор:
И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1266 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, — Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң! Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, - Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң! Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, — Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң! Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып, Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң! Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем, - Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң! Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, — Үземне үземә дошманландыручы булмасаң! Кайвакыт Мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, - Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң! Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, — Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!
А как ты думаешь, о чем песня "И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;" ?