ГлавнаяИсполнителиСафарЧыгарсынмы каршы алырга (гитара Р.Ахунов, аранж.А.Тагиров, запись голоса и
название:

Чыгарсынмы каршы алырга (гитара Р.Ахунов, аранж.А.Тагиров, запись голоса и


автор:

Сафар


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1254 просмотра
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чыгарсынмы каршы алырга (гитара Р.Ахунов, аранж.А.Тагиров, запись голоса и " ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен