название:
автор:
Юлларым
автор:
Авзалова Альфия
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1584 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Юлларым Рәшит Абдуллин көе Разил Вәлиев сүзләре Юлларым, юлларым, юлларым, Юлларым уралган буранга. Уйларым, уйларым, уйларым… Кагылма ярама, сорама. Кырларым, кырларым, кырларым, Кырларым, урманым — тургайлы! Урманым, урманым, урманым… Ул миңа гел бәхет юрады. Инешем, ак чишмәм, тауларым, Талларым, кырларым, кошларым! Мин сездә күпме җәй җәйләдем, Мин сездә күпме кыш кышладым. Мин киттем. Каласыз,каласыз... Каласыз, иң якын дусларым! Ә хәзер йортым да, юлым да — Җырларым, җырларым, җырларым.
А как ты думаешь, о чем песня "Юлларым" ?