ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКүңел кичерешләреңне
название:

Күңел кичерешләреңне


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1093 просмотра
Күңел кичерешләреңне
Чыгарма син күзеңә.
Сөю сүздән сизелми ул,
Карашлардан сизелә.

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә.

Сөйләшкәндә күзләреңне
Яшерәсен син генә.
Сөю бит ул карашларны
Яшерүдән сизелә.

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә.

Иң кадерле хисләреңне
Яшерергә иде дә…
Ничек кенә яшерсәң дә
Сөю бит ул!.. Сизелә!..

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күңел кичерешләреңне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен