название:
автор:
Туй балдагы
автор:
Гульдания Хайруллина
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 930 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ТУЙ БАЛДАГЫ Мансур Шиһапов сүзләре Яшь парлар балдак алыша, Моң агыла тын гына. Кыңгыраулар бәхет җырлый. Атлар алга ыргыла. Эх,шәм шикелле ун бармак, Тиң бармакта пар балдак. Туй балдагы-вәгъдә бирү- Ата-бабадан калган. Юртаклар юлны яралар, Дага эзе ак карда. Күпме хис килен йөзендә, Күпме сөю бу җанда. Эх,шәм шикелле ун бармак, Тиң бармакта пар балдак. Туй балдагы-вәгъдә бирү- Ата-бабадан калган. Мәңгелек ул дөрләп яна, Гашыйклар чәчәк салды. Сафлык анты-туй балдагы- Кояшта якты янды. Эх.шәм шикелле ун бармак, Тиң бармакта пар бармак. Туй балдагы- вәгъдә бирү- Ата-бабадан калган. Соклана кияү егете, Кочаклап яшьлек дустын, Тальян чыңы җырлап,елап Озата авыл кызын. Эх,шәм шикелле ун бармак, Тиң бармакта пар балдак. Туй балдагы-вәгъдә бирү- Ата-бабадан калган.
А как ты думаешь, о чем песня "Туй балдагы" ?