ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГашыйк итеп сакла син.
название:

Гашыйк итеп сакла син.


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1516 просмотров
Гашыйк итеп сакла син.

Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.

Кушымта:
Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Гел "яратам" диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.

Кушымта.

Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк итеп сакла син." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен