ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовЯшьлек утлары
название:

Яшьлек утлары


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 672 просмотра
Яшьлек утлары.

Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!..
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!

Кушымта:

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Исбат итәм диеп үз- үземне
Яхшылыкка күңел омтыла.
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа.

Кушымта шул ук.

Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга...
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын он(ы)тыла.

Кушымта шул ук.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлек утлары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен