ГлавнаяИсполнителиНАФКАТ НИГМАТУЛЛИНСИНЕ УЙЛАП ЯНАМ
название:

СИНЕ УЙЛАП ЯНАМ


автор:

НАФКАТ НИГМАТУЛЛИН


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1578 просмотров
Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә лә каршы баралмый,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.

Карурманга таба
Чишмә чыңлап ага,
Җил көчәйтә аның агышын.
Мин утырам тыңлап,
Шул сулардай чыңлап,
Агып китәр микән сагышым?

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Канатларын җилпи җилләрдә,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелләрең синең кемнәрдә?

Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем  сине, табалмый.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "СИНЕ УЙЛАП ЯНАМ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен