ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЕллар шавы баса алмый
название:

Еллар шавы баса алмый


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 965 просмотров
Еллар шавы баса алмый
Соңгы звонок тавышын,
Һәр көн сине күрә алу
Бәхет иде, классташым.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Көн дә иртән сине көттем
Алдан килеп дәрескә.
Юксына ук башлый идем
Мин сине тәнәфестә.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Озын тәнәфес шикелле,
Аерылган елларым.
Башланыр да яңа дәрес,
Килерсең күк елмаеп.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.
Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Еллар шавы баса алмый" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен