название:
автор:
Ак жыр
автор:
Файзрахманов Айдар
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 848 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ак җыр Азат Хөсәенов көе Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре Бар дөнья ак кына, Күңелләр шат кына, Коела, коела ап-ак кар; Ак уйнак буранда Без икәү урамда — Бу ак төн гомерлек бер ядкарь. Яңа ел кичендә Ак карлар эчендә Адаштык, ахры, без адаштык; Сихри ай нурында Мәхәббәт турында Иң изге вәгъдәләр алмаштык. Яңа ел кичләре Керсез саф хисләрне Гомергә бер җепкә бәйләде; Коела ап-ак кар, Бу ак төн — ак ядкарь, Каеннар шаһите вәгъдәнең. Яңа ел кичендә Ак карлар эчендә Адаштык, ахры, без адаштык; Сихри ай нурында Мәхәббәт турында Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
А как ты думаешь, о чем песня "Ак жыр" ?