название:
автор:
Кайгы җиле мине синсез итте
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 831 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Кайгы җиле мине синсез итте, Тирән яра салды җаныма. Инде ничә еллар үтеп китте, Сине котеп яшим дөньяда. Ут ялкыны өзде гомереңне, Белсәң дә син яшәү кадерен. Шатланып ла кайтып керүеңне Юксынамын сине, бәгърем. Бергә йөргән урамнардан үттем, Җитәкләшеп үткән юллардан. Шул вакытка кире китәр идем, Сине котеп үткән еллардан. Җилләр чәчләремнән сыйпап үтте, Уйга чумып йөргән чагымда. Битләремнән салкын яңгыр үпте, Син генә юк минем янымда...
А как ты думаешь, о чем песня "Кайгы җиле мине синсез итте" ?