ГлавнаяИсполнителиАйдар Фәйзрахманов & Римма ИбраһимоваКызыл юрга
название:

Кызыл юрга


автор:

Айдар Фәйзрахманов & Римма Ибраһимова


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1244 просмотра
Кызыл юрга
Резеда Ахиярова көе Мидхәт Миншин сүзләре

Йөрәгемә көмеш тәңкә тездем,
Кулларымда - сары каеш тезген.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Кызыл юрга 
Ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба
Болыннар буйлатып.

Күрде мәллә яңа йөгәнемне,
Аңладымы нигә йөргәнемне -
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Кызыл юрга 
Ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба
Болыннар буйлатып.

Ашыкмый шул йөргән кидерергә,
Горур башын түбән идерергә.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Кызыл юрга 
Ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба
Болыннар буйлатып.

Үпкәләмә миңа,кызыл юрга,
Чакыралар безне озын юлга.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Кызыл юрга 
Ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба
Болыннар буйлатып.

Тормыш арбасына җигеләбез,
Икәү бергә булсак,тилмермәбез:
Кызыл юрга тел белгән шикелле,
Миңа карап канатып җилпеде.

Кызыл юрга
Тел белгән шикелле,
Миңа карап 
Канатып җилпеде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кызыл юрга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен