ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваУрман егете
название:

Урман егете


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 989 просмотров
[bad word]  [bad word] urazova_khakimov

(Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре)

1. Урманнарның ямен яшергәнме
Бигрәк серле яшел күзләрең?
Мин аларга карап туймас идем,
Назлап үбәр идем үзләрен.

КУШЫМТА:
Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син, урман егете!

2. Урман шаулавыннан сизәсеңме
Төрле яктан искән җилләрне?
Урманнардан гына алдың мәллә,
Йөрәгеңнән ташкан хисләрне?

3. Челтер - челтер ага чишмәләре,
Назлап кына урман гөлләрен...
Сиңа гына серем сөйләр идем, 
Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Урман егете" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен