ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТуганнарым гел сезнең белән
название:

Туганнарым гел сезнең белән


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1481 просмотр
Туганнарым гел сезнең белән
Артур Туктаголов көе Әсхәр Кәшфуллин сүзләре

Туганнарым сезнең белән
Очрашсам, баеп калам.
Татлы хисләргә тулышып,
Талпынып канат кагам.

Туганнарым, сезне күргәч,
Яшьлеккә кайтып калам.
Сагышка тулган чакларда
Сездән көч-гайрәт алам.

Туганнарым, сезнең күңел —
Чәчәкле, нурлы алан.
Гомерләр тату үткәнгә
Гел сезнең белән калам.

Туганнарым, өшегәндә
Мин кояш булып багам.
Җыр моңнарымны да бит мин
Сезнең күзләрдән алам.

Туганнарым, сез — гөлләргә
Тамчылар булып тамам.
Үзегез дә күрәсез бит,
Сагынган чагым тамам.

Әй, туганнар, туганнар,
Бердәм яшәек әле!
Бергә җырлап, бергә уйнап,
Гөрләп яшәек әле!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туганнарым гел сезнең белән" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен