ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКайтам әле туган якларыма
название:

Кайтам әле туган якларыма


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1014 просмотров
Кайтам әле туган якларыма
Артур Туктаголов көе Мирсәет Кылысов сүзләре

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Кайтам әле туган якларыма
Көн ерак кына кояш батканда.
Ал ефәк шәл булып, тау иңенә,
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдозлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә, нурлар сипкән дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Чык тамчылары кипкәндә дә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайтам әле туган якларыма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен