ГлавнаяИсполнителиДиләрә ИлалтдиноваКирәк миңа игътибарың
название:

Кирәк миңа игътибарың


автор:

Диләрә Илалтдинова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1502 просмотра
Кирәк миңа игътибарың
Ленур Зәйнуллин көе Наил Минһаҗев сүзләре

Ярат мине, ярат сөеп-назлап,
Чәчләремнән сыйпа иң элек.
Жаныем, диеп жылы сүз дө әйтсәң,
Мин эрермен язгы бозлар кебек.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Бер каравың җитә күзләремә,
Карашыңнан аңлыйм мин сине.
Мин сине шашыплар яратам,
Син дө шулай яратчы мине.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Җан атып яшим бары сиңа гына,
Сусаганда эчәр суым син.
Бу дөньяда син булганга гына,
Синең өчен генә тудым мин.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кирәк миңа игътибарың" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен