ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСагышланма,мин яныңда булмаганга
название:

Сагышланма,мин яныңда булмаганга


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 948 просмотров
Сагышланма,мин яныңда булмаганга,
Сагышланма, яфраклар коелганга,
Сагышланма, көзге җилләр елаганга,
Сагышланма, кичен кояш баеганга.

Сагышланма, беркем сине аңламаса,
Төн караңгысында берүзең калсаң,
Сагышланма, бер  мизгелдәй гомерең үтсә,
Сагышланма, чәчләреңне җилләр сүтсә...

Кояш чыгышына карап гел бар алга,
Җир сулышы белән сулап атла таңга,
Сөй гомереңне, ул бирелгән бер тапкырга,
Атла алга, карый күрмә барылып артка.

Йолдызларның балкышында төннәреңдә,
Сөю нурларында җылы җилләр белән
Чакырма син,  мин болай да синең белән,
Беркемне чакырма, дөнья синең белән.
Бәхетеңне эзләмә, ул да  синең белән,
Сөюне дә көтмә. Син үзең сөюдән.

Сагышланма, килер әле тагын язлар,
Сагышланма, кояш нуры сине назлар,
Сагышланма нурлар чәчми атса  таңнар,
Сагышланма, бу җирдә үз урының бар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагышланма,мин яныңда булмаганга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен