ГлавнаяИсполнителиИльгиз Шайхразиев & Батыр ХарисовМин татарча сөйләшәм!
название:

Мин татарча сөйләшәм!


автор:

Ильгиз Шайхразиев & Батыр Харисов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1366 просмотров
АВВА, Queen һәм Rolling Stone синең канда,
Wi-Fi дулкыннары иртән уята,
Син яңа гысыр заманының үскән гөле.
Меңләгән ишекләр синең каршыңда,
Шакысаң ачылырлар, ашык атларга
Өметләр акларга, юлыңны сайларга.

Кайда соң яңа Тукайлы көнебез?
Кайда чын хис? Кайда без-сез,без-сез?

Кушымта:
Мин татарча сөйләшәм, газиз анам телендә,
Яшьлек җиле хаман исә минем азат илемдә, 
Дөнья буйлап иркен атлыйм - халкларга эндәшәм,
Чөнки мин татарча сойлэшэм!

Кем син? хэштег куям #татар!
Аралашу жайланмасы һәркемнең кулында,
Онлай тормышы офлайн чынлыкта,
Татар баласы да замана агымында,
Без төрлебез төрле, яшьлек безнең җилкән,
Ачы җилләр безгә кардәш - син борчылма тиккә.
Татар яшьләре, кумыйк дөнья артыннан,
Без үзебез дөньяга тиң, бер-береңә кара
Тарих битләре гыйбрәт, ул безнең каныбызда,
Тик хәзер үзебезгә тарих язар чак,
Мин җырлыйм татарча, укыйм мин татарча!
Әйдә бергә дуслар, кабызабыз учак
Яшьләрчә кабатла, минем газиз халкым
Татар баласыннан - татарча зур дулкын
Без җырлыйбыз һәм безгә күңелле,
Әйдә илне елмаюга кумик эле!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин татарча сөйләшәм!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен