название:
автор:
Яшьлек кынгыраулары
автор:
Зайнап Фархутдинова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1478 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яшьлек кыңгыраулары Илдус Низамов көе Галимулла Нәбиев сүзләре Кыңгыраулы юргалар кебек Чыңлап узды яшьлек елларым. Ят таңнарга омтылды күңел, Үз бәхетем читтән юлладым. Нигә яшьлекнең юллары урау? Ерак-еракта чыңлый кыңгырау… Басып торам юллар чатында, Уйлата шул синең хакыңда. Кыңгыраулар, җиз кыңгыраулар Моң уйната һаман якында. Синнән хәбәрме моңлы яңгырау? Сәламнәр әйтеп чыңлый кыңгырау. Кыңгыраулар чыңлый якында, Борма-борма юллар чатында. Чәчәк булып кая атылма, Тик онытма сөю хакында. Күңелдә һаман чыңлый яңгырау, Кавыштырырмы җырлы кыңгырау?..
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлек кынгыраулары" ?