ГлавнаяИсполнителиГ. УразоваСабырлыкның төбе - сары алтын.
название:

Сабырлыкның төбе - сары алтын.


автор:

Г. Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1058 просмотров
Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.

Кушымта:
Сабырлыкның төбе сары алтын,
Алтыннарын аның кем җыйган?
Йөрәкләргә сыймас хисләр була,
Күз яшьләрен әле кем тыйган?

Бик күпләр бит юлда абыналар,
Мин дә тигез юллар тапмадым,
Ялгыштым бит, нишлим, яшьлегемдә,
Соңлап кына шуны аңладым.

Кушымта.

Каты йөрәккә ут капмый диләр,
Яна йөрәк, юк төтеннәре.
Сагыш басса, көннәр үтә әле,
Тик чиксез бит озын төннәре.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сабырлыкның төбе - сары алтын." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен