ГлавнаяИсполнителиМарат ФайрушинТөннәр буе йоклый алмый ятам /минус/
название:

Төннәр буе йоклый алмый ятам /минус/


автор:

Марат Файрушин


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1409 просмотров
Вадим Усманов көе Әхмәт Ерикәй сүзләре

Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Әллә чишмә челтрәп акканга?
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
Әллә шомырт чәчәк атканда?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Әллә күктә йолдыз балкыганга?
Әллә җилләр шаулап искәнгә?
Әллә юллар алга чакырганга?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Әллә язгы хисләр ташыганга?
Әллә нечкә күңел булганга?
Әллә инде җирнең табигате
Бар нәрсәдән матур булганга?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Төннәр буе йоклый алмый ятам /минус/" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен