ГлавнаяИсполнителиИлдар ХамидуллинСонгы кынгырау. суз авторы билгесез
название:

Сонгы кынгырау. суз авторы билгесез


автор:

Илдар Хамидуллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 825 просмотров
Соңгы кыңгырау
Илдар Хамидуллин көе

Чәчәк тотып әле буген генә,
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Соңгы тапкыр чынлый бу кынгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.

Соңгы тапкыр чынлый бу кынгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек,
Озатып кала мәктәп - изге йорт.
Сабый чакны эзләп без килербез,
Онытма син, мәктәп, безне көт.

Соңгы тапкыр чынлый бу кынгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда буген,
Сынау тотам соңгы дәрестә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сонгы кынгырау. суз авторы билгесез" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен