ГлавнаяИсполнители050.КараокеКаеннар арасында
название:

Каеннар арасында


автор:

050.Караоке


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1533 просмотра
Каеннар арасында
Оскар Усманов көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Ак каеннар арасына,
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп,
Әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.

Кайсы каен да, кайсы син,
Аералмый тик торам.
Ялгыш каенны кочканмын,
Мин аны син дип торам.

Каеннар белән шаярып
Озаклап уйнадыгыз.
Ахрысы, мине бөтенләй
Күрми дип уйладыгыз.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.

Кайсы каен да, кайсы син,
Аералмый тик торам.
Ялгыш каенны кочканмын,
Мин аны син дип торам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Каеннар арасында" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен