ГлавнаяИсполнители♫Айдар ГалимовСин минем жанымнын, яртысы )(
название:

Син минем жанымнын, яртысы )(


автор:

♫Айдар Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 700 просмотров
Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син минем жанымнын, яртысы )(" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен