ГлавнаяИсполнителиАйгиз Ахметов"Ничек тынычландырыйм" Э Хаматнурова- Г Шаймухаметова
название:

"Ничек тынычландырыйм" Э Хаматнурова- Г Шаймухаметова


автор:

Айгиз Ахметов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 927 просмотров
Кыйгач-кыйгач кара
Кыйгач кара кашың
Тагын җыерылган ачуланып.
Күзләрең ут чәчә,
Кызыл иреннәрең
Авыр сүзләр сибә ачыланып.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!

Кара, кара, кара,
Кара болытларны
Таратырга иде җилләр булып
Болыттан арынган
Якты кояш кебек
Бер елмайсаң икән миңа тынып.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!

Кара, кара, кара,
Кара сөрмә күзләр
Миңа карап нурлар сибәр өчен.
«Сөям!» дигәнемә назланыр Колаклар
Гайбәт сүзләренә салмас өчен.

Нигә кара болытлар
Каплаган ак йөзеңне?
Ничек тынычландырып
Туктатыйм соң үзеңне?!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Ничек тынычландырыйм" Э Хаматнурова- Г Шаймухаметова" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен