название:
автор:
Сагындым авылыма (NEW) 2
автор:
Айрат Сафин
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сагындым, сагындым авылымның Ям-яшел чирәмле урамын, Шул урам буйлатып, Кайтканда уйланып, Яшлеккә кайткан күк буламын. Сагындым авылымның кырларын, Тургайлы киң басу юлларын. Шул юллар узганда, Тургай җыр сузганда, Хәтерлим яшлегем елларын. Сагындым авылымның күлләрен Бөдрә тал иелгән күл ярын. Сандугач сайрагач, Күнелгә моң тулгач, Искә алам яшлегем таңнарын. Сагынам, сагынам авылымның Яшлектә эз калган жирләрен. Кайтканда эзлимен, Эзләми түзмимен Яшлекнең табылмас эзләрен. Сагындым, сагындым авылымның Ям-яшел чирәмле урамын. Шул урам буйлатып, Кайтканда уйланып, Яшлеккә кайткан күк буламын.
А как ты думаешь, о чем песня "Сагындым авылыма (NEW) 2" ?