название:
автор:
АШХАБАД КӨЕ
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 760 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
АШХАБАД КӨЕ татар халык җыры 1) Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем! Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? Сез, дуслардан, аерылсам, ялгыз башым нишләрмен? 2) Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. Алмагач чәчәге кебек минем дус-ишләрем дә. 3) Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Урман эчләрендә урман, керсәм чыгалмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. Төрле агачта төрле кошлар – сайрар түзә алмам инде. 4) Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Һәй, дусларым, дусларым ла, дусларым, бәгырьләрем! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен! Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!
А как ты думаешь, о чем песня "АШХАБАД КӨЕ" ?