название:
автор:
Дуслар (Эльвира Хаматнурова - Г Шаймухаметова)
автор:
Элеонора 2007
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1053 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Дуслар 1 Дусым белән ерак түгел Күрше торабыз. Уйныйбыз курчаклар белән Өйләр корабыз Дус булып гел дә Йөрибез бергә. Бармы дуслар безнең шикелле?! 2 Үпкәләшкән чаклар була, Озакка түгел. Ялгызлыкка һичкенә дә Чыдамый күңел. Ачулансак та, Бик елашсак та, Яңадан дуслашу күңелле! 3 Дәресләрдә булышабыз Бер-беребезгә. Чыкмый миннән, чыкмый синнән Бер серебез дә. Үрнәк алыгыз, Дуслар табыгыз, Дус булыгыз безнең шикелле! 4 Шатланабыз, кайгырабыз Икегә бүлеп. Ашыйбыз хәттә кәнфитне Урталай телеп. Бәләкәй диеп Карама көлеп. Дуслык безнең өчен кадерле!
А как ты думаешь, о чем песня "Дуслар (Эльвира Хаматнурова - Г Шаймухаметова)" ?