ГлавнаяИсполнителиЯп яшь чаклар бар идИкәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю уты Йөрәкләр
название:

Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю уты Йөрәкләр


автор:

Яп яшь чаклар бар ид


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1125 просмотров
Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю уты Йөрәкләр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен