название:
автор:
Солдат хаты(минус)
автор:
Илназ Минвалиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1551 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Мин кайтырмын, әнкәй, сулар булып Агып кына синең яныңа. Чит җирләрдә күпме йөресәм дә Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә. Кайтырмын мин, әнкәй, Кошлар булып Сайрап кына синең яныңа, Мин сөенәм әнкәй, Мин бәхетле, бу дөньяда Синең барыңа. Мин кайтырмын, әнкәй, син көт мине Капка төпләренә утырып. Җырларымны алып кайтырмын мин Гармун күрегенә тутырып. Мин кайтырмын, әнкәй, Кошлар булып Сайрап кына синең яныңа, Мин сөенәм әнкәй, Мин бәхетле, бу дөньяда Синең барыңа. Мин кайтырмын, әнкәй, мин кайтырмын. Кайтмас өчен мин бит китмәдем. Туган якка кайтып гармун тартып Моңлы җырлар җырлап үтмәдем. Мин кайтырмын, әнкәй, Кошлар булып Сайрап кына синең яныңа, Мин сөенәм әнкәй, Мин бәхетле, бу дөньяда Синең барыңа.
А как ты думаешь, о чем песня "Солдат хаты(минус)" ?