название:
автор:
БЕЗДЭ БИЕК ТАУЛАР БАР(Минус)Эльвира Хаматнурова г
автор:
Народная
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 944 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар; Талда яфрак, миндә сагыну, Сездә нинди хәлләр бар? Тау астында салкын чишмә. Агып төшә улакка; Сагынуымны әйтер идем, Җил дә исми ул якка. Алмалар өзәр идем лә, Бауларга тезәр идем; Янмаса бу йөрәккәем, Сагынуга түзәр идем. Салкын чишмә буйларында Атлар эчерсәң иде; Туган-үскән илләреңдә Гомер кичерсәң иде.
А как ты думаешь, о чем песня "БЕЗДЭ БИЕК ТАУЛАР БАР(Минус)Эльвира Хаматнурова г" ?