ГлавнаяИсполнителиБашира НасыроваЯшьлек дустыма
название:

Яшьлек дустыма


автор:

Башира Насырова


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 640 просмотров
Яшьлек дустыма
Рөстәм Сәрвәров көе Фирая Зыятдинова сүзләре

Белә торып күңел,
Күңел әрнегәнең
Төшләремә нигә,
Нигә керәсең.
Еллар аша кайтып,
Кайтып яшьлегемә
Сине генә килә,
Килә күрәсем.
Килә күрәсем,
Килә күрәсем.

Төшләремдә бүләк,
Бүләк итеп миңа
Бирдең чәчкәләрнең,
Бирдең сарысын.
Болай да бит инде
Минем күңелемдә 
Мөлдерәмә тулы,
Тулы сагышым.
Тулы сагышым,
Тулы сагышым.

Юк,кирәкми иске,
Иске яраларны
Син яңадан искә,
Искә төшермә.
Тормышыма бәхет,
Бәхет алып килер
Булсан гына кер син,
Кер син төшемә.
Кер син төшемә,
Кер син төшемә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьлек дустыма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен